Чаңгы ярышына әзерләнә торыгыз!
10 февральдә яшел үзәнлеләрне “Маяк” спорт комплексына “Татарстан чаңгы юллары-2018”гә чакырабыз.
Чаңгы ярышында физик әзерлекле һәм сәламәт булуы турында табибтан рөхсәте булган теләсә кем катнаша ала. Заявканы район башкарма комитетының Яшьләр эшләре бүлегенә түбәндәге адрес буенча - Яшел Үзән шәһәре, Ленин урамы, 5нче йорт яки (zel_umst@mail.ru) электрон почта буенча бирергә була. Белешмәләр өчен телефон: 8(84371) 4-67-93.
Программа
9.30 - ярышларга теркәләү
10.45 - ярышларны ачу тантанасы
11.00 - VIP старт ( учреждение, предприятие җитәкчеләре ярышы)
11.15 - 1,2,3 километрга төп ярышлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев