Бала карау вакыты артырга мөмкин
Дәүләт Думасына бала караучы аналарның страховой стажга исәпләнә торган чорын ике тапкыр – ел ярымнан өч елга кадәр арттыру тәкъдим ителгән закон проекты кертелгән.
Шулай ук алты ел белән чикләнгән бала карау срогы турындагы карарның да юкка чыгарылуы бар. Бу чараның максатка юнәлешле булмавы, ягъни аның туучылар санын арттыруга стимул бирмәве ачыкланган.
Алда закон проектында бала караган чорда страховой пенсияне яңадан исәпләү өчен шәхси пенсия коэффициентын арттыру тәкъдим ителә. Анда шулай ук гаиләдә балалар санын арттыру буенча норматив исәп-хисапларда яшәп килгән регрессив шкаланы да алып ташлау күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев