Февраль бураннары сыный
Яшел Үзәндә бу ике көндә явым- төшемнең айлык нормасы яуды. Кичә шәһәрдән барлыгы 6 мең куб кар чыгарылды.
Юлларны «Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты»ннан 31 махсус техника, 185 ишегалды себерүче чистарта.
Дүшәмбе иртәсе татарстанлыларны карлы-буранлы һава торышы белән каршы алды. Кемдер көрәген алып, кар көртләре астыннан машинасын эзләргә кереште, кайберәүләр эшкә соңга калмыйм дип, кәҗә сукмагыннан гына җәмәгать транспортына йөгерде. Казанда ярты тәүлек эчендә яуган кар (24,2 мм) рекорд куйган. Бу хакта КФУның метеостанция мөдире Мәдинә Шәрипова белдерде.
4 февраль ТР Президенты карары нигезендә хакимиятнең дәүләт органнарына, җирле үзидарәгә һәм предприятиеләргә «Югары әзерлек режимы» игълан ителде. «Челтәр компаниясе» җәмгыятендә аварияләрне булдырмау һәм юк итү максатыннан тәүлек буе эшләүче штаб булдырылды.
Юеш, яңгырлы кар, көчле җил булу сәбәпле, 5 февральдә Буа, Тәтеш, Питрәч һәм башка районнарда электр энергиясендә булган авария нәтиҗәсендә 15 меңнән артык кеше утсыз калды. Табигать хикмәтләре Яшел Үзән районын да читләтеп узмады.
– Зур Ключи, Бишнә, Кармыш, Гремячий Ключ авылларында ут бетте. Сәбәбен инде аңлагансыздыр – һава шартларының кискен булуы. Халык алты сәгатькә якын утсыз утырды. Авария нәтиҗәсен торгызу өчен берничә бригада һәм махсус техника ярдәмгә килде, – дип сөйли «Челтәр компаниясе» ширкәте филиалының «Яшел Үзән шәһәре электр челтәре» җитәкчесе Илназ Разов.
Шулай ук Татар Танае, Наратлы авылларының, Карамалы Тау бистәсенең берничә урамында да ут бетә. Газетага язма әзерләнгәндә аварияне юк итү өстендә бик тырышып эшлиләр иде.
Бертуктамый яуган кар энергетикларны гына түгел, ә иң беренче чиратта, юл хезмәткәрләрен сыный.
Транспорт йөрерлек итеп юлларны чистарту өчен Татарстанда 679 берәмлек техника эшкә җигелгән. Яшел Үзәндә «Буран» операциясе игълан ителде.
Дүшәмбе иртәнге биштә балалар автобусларына юлга чыкмаска дигән әмер бирелде. Шулай ук боз кичүе вакытлыча ябылып торды.
– 17 берәмлек махсус техника дүшәмбе иртәнге өчтә үк кар чистартуга кереште. Иң беренчеләрдән булып автобус йөри торган төп юлларны, аннан социаль объектларга, иң ахырдан гына йортларга керә торган юлларны чистартабыз, – дип сөйли «Коммуналь хуҗалык» МУП җитәкчесе Азат Нигъмәтуллин.
Һәр ел фасылы үзенчә матур: ап-ак буран дулавы да, котырып җил улавы да. Өлкәннәр элек кыш гел шулай мул кары, зәмһәрир суыклары белән үтә иде дип искә ала. Ә юлларда йөрүчеләрдән үтә сак һәм игътибарлы булу сорала. Интернет челтәреннән алынган Һава торышына күз салсак, 7-8 февральдә республикада бераз кар явачак. Яшел Үзәндә көндез – 9-10, ә төнлә – 12-13 градус салкын булуы көтелә. Чын кыш инде менә! Үзегезне саклагыз, укучыларыбыз.
Илсөя Завилейская фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев