6 август 2025 яңалыклары
-
«Соңгы минутларыбызны кичерәбез, дип уйладым»: Гөлназ Асаева аю һөҗүме турында сөйләде
Кичә җырчы Гөлназ Асаева төркеменә аю һөҗүм иткән, аның концерт директорын яралаган, дип язган идек.
-
Бакчада эшләгәннән соң тырнакларыбыз чиста, матур булсын
Җәй җәй инде ул: үзе матур, үзе рәхәт, үзендә эш бик күп. Куллар, тырнаклар түзсен генә, чөнки һәрвакытта да пирчәткәләр киеп торырга онытыла, ә кайбер эшкә, бөтенләй, тотынам дип тотынмыйсың да, эшләп атканыңны сизми дә каласың. Түтәл кырыендагы бер-ике чүп үләнен йолкып алырга иелүең була, ярты бакчаңны ялан кул килеш утап чыгуыңны турайгач кына күрәсең. Ә аннары кул-тырнакларны ничек чистартып бетерергә юк. Кеше янына чыгасы булса, бигрәк тә. Менә шундый очракларга берничә киңәш:
-
Үлгән туганнар рухына ничек итеп дога кылырга?
Нинди сүзләр әйтергә кирәк? Бу сорауга «Гадел» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Бакиров җавап бирде.
-
«Бергә җыелдык та, эшне башладык»: Олы Карагуҗа авылында яшәүчеләр мөстәкыйль рәвештә зиратка юл салган
25 ир-ат, 15 берәмлек техника һәм гаять кыска вакыт – барлыгы 5 (!) көн эчендә Олы Карагуҗа авылындагы зиратка таба грунттан юл салына. Хәзер авыл халкы сезонара авырлыклардан курыкмый.
-
Олы Шырдан мәдәният йортында «Мөнәҗәтләр - рухи мирасыбыз» дигән кичә уздырганнар
Татар халкы элек-электән моңлы-җырлы халык булган. Башларына кайгы төшкәндә дә, бәетләр, мөнәҗәтләр язып, аларны көйгә салып җырлаганнар һәм алар буыннан-буынга кучеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.
-
Кул эшләре бәйгесенә Олы Ачасырдан бик матур иҗат җимеше килде
«Яшел Үзән» газетасы юбилее уңаеннан оештырган кул эшләре бәйгесенә Олы Ачасырдан тагын бер бик матур иҗат җимеше кабул иттек.
-
Күкрәк сөте имгән бала авыруларга бирешми
4 - 10 август – Күкрәк сөте белән имезүне популярлаштыру атналыгы.
-
Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде... (киңәш кирәк)
Үземнең артык яратуымнан куркып, яратмаган кешегә кияүгә чыгып, ике бала табып үстердем. Җиңгәм ялгышкан: ирнең чибәре дә, урта кулы да барыбер уртак икән. Иремнән рәхәт күрмәдем: эчте дә, туйганчы өстемнән дә йөрде. Әмма ир итеп яшәдем. Барыбер кадеремне белмәде...
-
Чәй янына бик тәмле, җайлы кабымлык рецепты
Вуаля, чәебезгә бик тәмле һәм иң мөһиме җиңел, күп вакытны алмый торган рецепт бу
-
Татарстанның 11 районында котыру буенча карантин кертелде
Котыру авыру хайваннардан кешеләргә йогарга мөмкин.
-
Васильево бистәсендәге йортны яшен суккан
21 – 27 июльдә янгын сүндерүчеләр 12 чакыру кабул итеп алган.
-
Замана баласы (хикәя)
Ул ике ел инде ялгыз бер әбине карый. Төгәл генә әйтә алмыйм – әбисеме ул аның, берәр туганымы, әллә аңа бөтенләй чит-ят кешеме? Көн саен, кайткан уңайга, кибетләрдән ризык җыеп кереп, шул түшәк иясен бөртекләп карап, астын-өстен алыштырып, тамагын туйдырып, юындырып-киендереп чыга...
-
«Сезнең догалар белән зур юлларга чыгабыз»: Фирдүс Тямаев махсус операция зонасына җыена
Фирдүс Тямаев, елдагыча, махсус операциядәге егетләр янына җыенган.
-
6нчы августка һава торышы
Бүген аязучан болытлы һава торышы булачак.