3 апрель 2022 яңалыклары
-
Балаларга куркыныч янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
Беркемгә дә ишек ачма
-
Хата өчен җавап бирәсе
Яшел Үзән ЮХИДИ инспекторлары юлларны һәм аларда йөри торган автомобильчеләрне җитди контрольдә тота. Төрле максатка юнәлеш ле рейдлар уздырыла. Руль артына исерткеч эчемлек кулланып чыгу очракларын булдырмау буенча тикшерүләр уздыру аеруча актуаль.
-
03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 890 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 561е – шәһәрдән, 329ы районнан булган. 339 кешене госпитализацияләгәннәр: 249ы – шәһәрдән, 90ы – районнан.
-
Түләнмәгән штраф күләме икеләтә артачак
Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге искә төшергәнчә, РФ КоАПның 32.2нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә административ штраф җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан, аның турындагы карар законлы көченә кергәннән алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.
-
02 Эчке эшләр бүлегендә 47 җинаять теркәлгән
Шуларның 38е – шәһәрдә, 9ы районда булган. 24 җинаять ачылган. 24е – «кайнар эздән». 1 талау, 23 урлау, 14 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак булган.
-
Гомере аның моңлы бер җыр иде
Күптән түгел аяусыз авырудан вафат булган, Норлат мәктәбенең ветеран укытучысы Клара Хәйруллинаны искә алу кичәсе булды. Мәдәният хезмәткәрләре көненә туры килүе дә юкка түгел, Клара Сәйфиевна (кыскартып шулай йөрттек), һөнәре буенча җыр укытучысы, мәдәният хезмәткәре иде.
-
Янгыннар гына чыга күрмәсен
«Янгын хәбәрчесе куй – гомереңне коткар!» – дигән чакыру белән чыга гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (ГТХМ) хезмәткәрләре һәм Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте (ВДПО) белгечләре. Алар тыныч яшәргә чакырып кына калмыйча, күп балалы гаиләләрнең, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең, инвалидларның өйләренә барып, кирәкле приборларны үзләре дә түләүсез урнаш тыра.