Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Түләнмәгән штраф күләме икеләтә артачак

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге искә төшергәнчә, РФ КоАПның 32.2нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә административ штраф җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан, аның турындагы карар законлы көченә кергәннән алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

  • Әгәр дә инде ул вакытында түләнми икән, аның суммасының ике тапкыр, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә артуына яки унбиш тәүлеккә админис тратив кулга алынуга китерә, шулай ук илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр кебек җәза төре кулланылырга мөмкин.
    2022 елның февралендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата билгеләнгән срокта штраф түләмәгән өчен 29 административ материал төзелгән. Әлеге эшләрне карау нәтиҗәләре буенча судлар 19 карар чыгарган. Штрафлардан качып йөргән ав томобиль йөртүче транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан вакытлыча чикләнергә мөмкин.
    РФ КоАПның 17.17нче маддәсенә ярашлы рәвештә, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан фай далануны вакытлыча чикләүне бозу илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә яки бер елга кадәр махсус хокуктан мәхрүм итүгә китерә.
    Суд приставлары штраф түләүдән качып йөрүчеләрнең транспорт чарасын кулга алырга һәм аны бурычны каплау өчен сату кебек җәзаны да кулланырга мөмкин.

  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев