Гомере аның моңлы бер җыр иде
Күптән түгел аяусыз авырудан вафат булган, Норлат мәктәбенең ветеран укытучысы Клара Хәйруллинаны искә алу кичәсе булды. Мәдәният хезмәткәрләре көненә туры килүе дә юкка түгел, Клара Сәйфиевна (кыскартып шулай йөрттек), һөнәре буенча җыр укытучысы, мәдәният хезмәткәре иде.
Җырга-моңга, талантлыларга бай булган Актаныш төбәгенең Татар Ямалысы авылында туып үскән кыз унбиш яшендә үк Алабугадагы мәдәни-агарту көллиятенең хор бүлегенә укырга керә. Табигатьтән сәләте дә булгангамы, уку Кларага җиңел бирелә, баянда, мандолинада уйнарга да, җыр ларга, биергә дә өйрәнә тырыш кыз. Ниһаять, кулына хор дирижеры дипломы алган яшь кызны юллама белән күз күрмәгән, колак ишетмәгән Норлат авылы район мәдәният йортына эшкә җибәрәләр, 1967 елның август ае була ул. Тал чыбыгыдай нәфис, зифа буйлы, шуның өстенә серле күзләренә ниндидер әйтеп бетереп булмаган моң яшеренгән чибәр кызның килүе авыл өчен үзенә бер вакыйга булгандыр ул чак. Өлкәнрәкләрнең хәтерендә әле: концертларда сыгылмалы гәүдәле кызның шәрык биюләре башкаруы гаҗәеп күренеш иде. Белемле җыр укытучысы мәктәпкә дә кирәк булгач, 1968 елда Клара укучыларга музыка фәненнән белем бирә башлый. Җиңел дәрес инде ул диеп уйлаучылар ялгыша, V сыйныфтан авыл балаларына ноталар өйрәтүче төгәл, таләпчән укытучы да, хор түгәрәкләре оештырып җибәрүче дә, район мәктәпләренең укытучылары, укучыларының смотр-бәйгесенә әзерләүче, өйрәтүчесе дә Клара Сәйфетдин кызы булды. 70нче елларда үзешчән сәнгатьтә катнашучы әлеге коллективларның хорда йөзәр укучы катнашкан чак лары да була, гел беренчелекне алуында, әлбәттә, тырыш укытучының өлеше әйтеп бетергесез. Чибәр кызга авыл егетләренең күбесенең күзе төшкәндер ул вакыт, әмма, андый асыл зат янына барырга барысының да кыюлыгы җитмәгәндер. Район комсомол комитеты инструкторы Хәмит Хәйруллин кызның күңеленә хуш килә, яшьләр 1969 елда кавышып, гөрләтеп туй үткәрә. Бер-бер артлы уллары, көтеп алган кызлары дөньяга туа. Хәмит Хәлил улы да комсомол инструкторыннан колхоз җитәкчесенә күтәрелә, «Вахитов», «Комсомолец» колхозларында рәис булып эшли. Ул арада уллары Марат белән Илшат та буйга җитеп, үз тиңнәрен табып гаилә кора. Кызлары Ләйсән дә тормышка чыга. Гаиләләренең иң бәхетле, оныкларга сөенеп, шатланып, тормыштан ямь табып яшәгән чак ларында гына, 2000 елның кара көзе, гаилә башлыгы, Клара ханымның алтын баганасын, терәген мәңгелеккә алып китә. Тагын бер елдан, кабат салкын көз, икенче улы Илшатны да үз куенына ала. Сабыр, зыялы, үзен тотышы буенча да бар яктан үрнәк Клара ханым, күңеле мөлдерәп тулса да, сынмый, бар көчен җыеп, ислам дине нигезләрен өйрәнү өчен мәчеткә йөри башлый, бары биредә генә җанына тынычлык таба ул. Җиде елдан соң, кабат язмыш сыный аны, бу юлы олы улы Мараты, соңгы таянычы да юл һәлакәтенә очрап һәлак булды...
Искә алу кичәсенең исеме – «Гомере аның моңлы бер җыр иде» диеп аталды. Клара Хәйруллинаның бөтен тормыш юлы, балачагы, мәктәп еллары, гаиләсенә багышланган фотолар, залга урнаштырылган экраннан видеоязма рәвешендә күрсәтелде. Барлык фотоларда күзләрендә әнә шул моңны табарга була. Кичәнең исеме бик дөрес сайланган. Әле генә исән йөргән кешене, «иде» диеп искә алуы бик моңсу. 37 ел авыл мәктәбендә, «Тополек» балалар бакчасында җыр, музыка өйрәтүче Клара Хәйруллинаны искә алу өчен кызы Ләйсән, оныклары, туганнары, бик күп укучылары җыелды. Әлеге ямансу атмосфераны сәхнәдән яңгыраган җырларның да әниләргә багышланган булуы, аеруча арттырды гына. Клара Сәйфетдин кызының укучылары Хәдис Габидуллинның, Гөлнур Хәйруллина, Равилә Шәрәфетдинова, Рәмзия Шәйдуллина, Дамир Гарифуллин башкарган җырлар, укучыларның биюләре, нәфис сүз сөйләүчеләр чыгышы искиткеч булды. Искә алу кичәсендә Клара Хәйруллинаның укучылары да сүз алды. Ветеран укытучы Фәния Нуруллина да ул оештырган мандолина түгәрәгенә йөргән, кичәгә үзе белән илле елдан артык саклаган әлеге уен коралын да алып килгән иде, мәктәп елларын күңелле хатирәләр белән искә алды. Клара ханым белән бергә эшләгән Әминә апа Заһидуллина, Наталья Терешина да чыгыш ясады. Мәктәп директоры, үзе дә телебез өчен җан атучы Рамил Зиннәтуллин да бик
-
матур сүзләр әйтте: «Әлеге чара, беренчедән – искә алу кичәсе булса, икенче яктан яшь буынга туган телебездә әлеге матур традицияләрне җиткерү, дәвам итү», – диде. Кызы Ләйсәннең әнисе турындагы җылы, сагыну тулы сүзләре бик нык тәэсир итте, барыбызның да күздән яшьләр китмәде. Әлеге кичәне оештыручылар авылыбызның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе, югары категорияле укытучы Роза Ягудина белән милли белем бирү буенча директор урынбасары Дания Гыймадиева бик эчтәлекле, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп төзелгән сценарий белән алып барды. Кичә тәмамланса да, экраннан видеотасмага яздырылган Клара ханымның үзе уйнап, үзе җырлавы, мәңгелеккә саубуллашкандай яңгырый иде: «Кайтам, дидең, өзелеп көттем, син кайтмадың»!...
Розалия Ибраһимова.
Норлат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев