Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгыннар гына чыга күрмәсен

«Янгын хәбәрчесе куй – гомереңне коткар!» – дигән чакыру белән чыга гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (ГТХМ) хезмәткәрләре һәм Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте (ВДПО) белгечләре. Алар тыныч яшәргә чакырып кына калмыйча, күп балалы гаиләләрнең, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең, инвалидларның өйләренә барып, кирәкле приборларны үзләре дә түләүсез урнаш тыра.

Чираттагы инициатива белән Татарстан Респуб ликасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм ВДПО Татарстан Республикасы бүлеге җитәкчелеге чыкты. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, Донецк һәм Луганк халык республикасыннан килгән гражданнарның вакытлыча яшәү урыннарын автоном янгын хәбәрчеләре белән җиһазландыру турында карар кабул ителде. Яшел Үзән ра йонында мондый өч адрес бар. Нигездә, качаклар туганнарының фатирларында урнашкан. Әйтик, ирле-хатынлы Лукащуклар апалары фатирында яши, ул аларны бу тынгысыз вакытта үз янына яшәп торырга чакырган. Янгын хәбәрчеләре менә шулар фатирына да куелды.
– Бу кирәкле һәм файдалы эш, – дип белдерде Виктор Лукащук. – Беркайчан да ниндидер мизгелдә кухняда, электр үткәргечтә, приборларда ут чыкмаслыгына тулысынча ышанып булмый. Ә бу датчикларның тавышы, чыннан да, бик көчле. Уятырга да мөмкин, игътибарны да җәлеп итәчәк.
8нче янгын сүндерү һәм коткару отряды хезмәткәрләре әлеге фатирда дүрт янгын хәбәрчесе урнаштырды. Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте Яшел Үзән район ара бүлеге җитәкчесе Дамир Рәхимов бу приборларның ничек эшләвен, кычкыра башлаганда нишләргә кирәклеген, батарейканың күпме вакытка җитәчәген җентекләп аңлатты. Әлеге җәмгыять белгечләре датчикларны Татарстан Респуб ликасы Президентының хәйрия программасы буенча һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ярдәме белән түләүсез нигездә беренче ел гына урнаштырмый. Моннан тыш, алар торак фондын профилактик тикшерәләр. Хуҗалыкларда мичләрдән куркынычсыз файдалану буенча инструктажлар оештыралар һәм халыкның куркыныч сызлыгын тәэмин итү мак сат ларында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә махсус эшләнгән белешмәлекләр тапшыралар.
Алар янгын хәбәрчелә ре урнаштырудан тыш, мәҗ бүри күченүчеләргә ут сүндергечләр – теләсә кайсы йортта булырга тиешле беренчел янгын сүндерү чарасы бүләк итте, шул ук вакытта, кирәк булган очракта, аны ничек кулланырга, саклау шартлары турында искә төшерделәр. Ә иң мөһиме – янгын хәбәрчеләре эшләп китәрлек гадәттән тыш хәлләр генә чыкмасын һәм бүләк ителгән янгын сүндергечләрне куллану өчен сәбәпләр була күрмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев