Хата өчен җавап бирәсе
Яшел Үзән ЮХИДИ инспекторлары юлларны һәм аларда йөри торган автомобильчеләрне җитди контрольдә тота. Төрле максатка юнәлеш ле рейдлар уздырыла. Руль артына исерткеч эчемлек кулланып чыгу очракларын булдырмау буенча тикшерүләр уздыру аеруча актуаль.
Күптән түгел генә машина йөртүче В.А.Федотов юлда шикләнеп туктатыла. Тиешле тикшерүләр уздырганнан соң, инспекторлар аңа беркетмә төзергә мәҗбүр була. Эшен судка юнәлтәләр.
Административ эшләрне нигездә җәмәгать судьялары карый һәм РФ законнарына нигезләнеп, үз карарларын чыгара. Бу юлы тоткарланучыны алар 1 ел 6 айга маши на йөртү хоку кыннан мәх рүм итү һәм 30 мең сум штраф түләтү чарасын күрә. Әлбәттә, бу очракта аның моңа кадәр җаваплылыкка тартылу-тартылмавы исәпкә алынган. Әгәр дә ул, билгеләнгән сроктан үзе өчен нәтиҗә ясый алмаса, тагын шундый хата ясаса, җинаять җаваплылыгына тартылуы бар. Бер тырмага кабат-кабат басмавың хәерлерәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев