1 июнь 2021 яңалыклары
-
Бүген Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков Норлат балалар йортында булды. ⠀
Күзәтчелек ведомствосы башлыгы яшь балаларны бәйрәм - Балаларны яклау көне белән котлады һәм аларга велосипедлар, өстәл уеннары һәм гимнастика, өстәл теннисы, футбол, баскетбол һәм бадминтон белән шөгыльләнү өчен спорт инвентарьлары тапшырды. ⠀
-
Карамалы Тау мәдәният йортында балалар өчен чын бәйрәм - "Каникулларны кайтарыгыз" дигән театраль-уен тамашасы булып узды
Убырлы карчык, Урман иясе, Бичура һәм Кощей, сүз куешып, балаларның каникулларын урларга һәм аларны мәктәпкә җәй буена кире кайтарырга булган. Тик алар уйлаганча барып чыкмады.
-
Яшел Үзән полиция хезмәткәрләре «Велосипедны сакла» дигән профилактик акция уздырды
Яшел Үзән полиция хезмәткәрләре «Велосипедны сакла» дигән профилактик акция уздырды, аның кысаларында җирле халыкка үзенең ике тәгәрмәчле транспорты турында белешмәләр полиция мәгълүматлар базасына кертергә тәкъдим иттеләр. Тәртип сакчылары велосипед урлаган очракта алынган мәгълүмат кыска вакыт эчендә аны табарга ярдәм итәчәк, дип ышана.
-
100 сырхаудан бер дәва!
Бу катнашмада бары тик табигый әйберләр генә. Аны өч хәрефле һәм башка җитди авыруларны кисәтү өчен тәкъдим итәләр. Тик, белгәнегезчә, безнең газета битләрендә генә түгел, теләсә кайда басылган шундый киңәшләрне куллану алдыннан табиб белән киңәшләшү кирәк.
-
Рөстәм Миңнеханов проектта җиңүче балалар өчен Казан Кремле буенча экскурсия уздырды.
Рөстәм Миңнеханов «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проектында җиңүчеләр белән очрашты Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проектында җиңүчеләр белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды.
-
Халыкара балаларны яклау көнендә бәйрәм программасы
Яшел Үзәндә 1 июнь көнне балалар өчен күп төрле чаралар оештырылачак һәм әлеге дата зур бер бәйрәмгә әверелер, үзләрен кадерле һәм кирәкле итеп тоярлар дип ышанабыз.
-
Авыл укытучысы һәрчак, һәр эштә әйдәп баручы
Хезмәт юлым мәктәптә укучыларга белем бирүдән гыйбарәт булды. Авыл укытучысы мин!
-
Зөя музеенда алты сәгать эчендә өч меңләп кеше булды
Узган ял көннәрендә утрау-шәһәрчектә узган «Зөя музеенда төн»дә 3 меңгә якын кеше булды, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте
-
Осиновода милли мәдәниятләрнең муниципаль фестивале узды
Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә үзенчәлекле чара узды.
-
Башлыгыбыз Михаил Афанасьевның Халыкара балаларны яклау көне белән котлавы
"Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Без барыбыз да балачактан: беренче адымнар, беренче елмаю - якты һәм онытылмас вакытлар.
-
Яшел Үзәндә су коену сезоны рәсми рәвештә ачылды
Яшел Үзән шәһәр пляжы ял итүчеләрне кабул итәргә әзер: биредә су төбен водолазлар тикшергән һәм чистарткан, Роспотребнадзор хезмәткәрләре су пробаларын алган һәм, алынган тикшеренүләр нигезендә, ул тулысынча санитар нормаларга җавап бирә.