ЗМР МХО Ветераннар Ассоциациясе вәкилләре «Маяк» спорт комплексында чаңгы узышлары секциясендә тәрбияләнүчеләргә батырлык дәресе үткәрде.
Дәресне Ассоциациянең рәисе Виталий Вячеславович һәм кече лейтенант, штурм взводы командиры Руслан Сибгатуллин уздырды. Алар үзләренең сугышчан юллары, каһарманлык, чын кыйммәтләр һәм мөмкин булган хәлдә МХО катнашучыларына ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләде. Дәрес ахырында сугышчылар үзләренең изге теләкләрен җиткерде һәм балаларга уңышлар теләде.
Нет комментариев