Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

«Йөрәк кушуы буенча китәм. Ватанны сакларга кирәк!» Яшел Үзәннән бер көндә биш ир-егет МХО зонасына юл тотты

Махсус хәрби операциядә безнең республикадан һәм Яшел Үзәннән ир-егетләребез актив катнаша. Һәркайсы Ватан азатлыгы өчен батырлыклар күрсәтә, күбесенең хәрби дәрәҗәләре күтәрелгән, исемнәр бирелгән һәм күкрәкләрен орден-медальләр бизи. Берсенең дә, никадәр авыр булмасын, зарланганы юк. Барысы да Җиңү белән исән-сау кайтачагына ышана.

Махсус хәрби операциянең әлегә дәвам итүе сәбәпле, тө­бәк сугышчыларының сафын тулыландырып, аларның һәр­бер­сенә һәм гаиләләренә ярдәм күрсәтеп торырга ки­рәк. Татарстан бу яктан алда бара дип әйтү дөрес булыр. Моны республикабыз Рәисе тарафыннан РФ Оборона ми­нистрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру турындагы Карары кабул ителүе ачык дәлилли. Ул хәзер 3,1 млн сумны тәш­кил итеп, илдә иң югары түләү­ләрнең берсе булып тора.

– Яңа түләүләр буенча конт­ракт­чылар җыю 8 августтан башланды. Ул ике өлештән тора: 2,7 млн сум – Татарстан Республикасыннан, 400 меңе – РФ Оборона министрлыгыннан, – дип аңлатма бирә контракт буенча хәрбиләр туплау белән шөгыльләнүче 1нче разрядлы инструктор Самат Миңнеханов.

Бу акча хәрбиләргә хезмәт урынына барып җитү белән 1 ай эчендә түләнә. Бүгенгә 10 яшел үзәнле яңа түләү буенча контракт төзеде. Шуны билгеләргә кирәк, Яшел Үзәндә хәзер контрактчылар җыю планы тулысынча үтәлде. 540лап кеше хәрби частьларга җибәрелде. Әмма аңа карап эш тукталмый, теләүчеләрне кабул итәбез, хәзер Татарстан өчен җыябыз.

– Самат Фәритович, Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә карата чикләүләр бармы?

– РФ Җинаятьләр кодексының 132, 134нче маддәләре буен­ча хөкем ителү, яшь һәм сәламәтлек буенча чикләүләр, хәрби хезмәткә яраксыз булган авырулар исемлеге бар. Медицина тикшеренүләре нигезендә хезмәткә алыну­чыларның яраклылык кате­гориясе билгеләнә. Әйтик, А категориясе – хәрби хезмәткә тулысынча, Б – өлешчә, В – чикләүле яраклы.

Бер мәртәбә бирелә тор­ган түләүне арттыру – МХО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәмнең республикада төзелгән моңарчы күрелмәгән системасының бер өлеше.

Бу атнаның дүшәмбесендә генә дә Яшел Үзәннән яңа түләүләр нигезендә 5 кешене МХО зонасына озаттылар. Аларның дүртесенең башка төбәкләрдән булуы түләүләрнең арттырылуы белән аңлатырга була. Алар үзләре матди ярдәмне төп чара итеп санамаса да. Әйтик, Ростовтан килгән Виталий, биредә берничә ел гына яшәгән. Төзелештә эшләгән. Хәтта армиядә дә хезмәт итмәгән. МХОда җиңел булмаячагын бик яхшы аңласа да, контракт төзергә батырчылык иткән. Шулай ук аңарда Татарстан түләүләре белән торак мәсьәләсен хәл итү нияте дә юк түгел.

56 яшьлек яшел үзәнле Олег үзенең ни өчен шушы адымга баруы белән уртаклаша:

– Финанслар минем өчен беренче планда тормый. Йөрәк кушуы буенча китәм. Мин инде яшисен яшәгән, яшьләрне кызганам. Ә Ватанны барыбер сакларга кирәк! Ил өчен мөһим вакыйгага үземнән өлеш кертә алачагыма ышанам. Әлбәттә, туганнарым өчен ул көтелмәгән яңалык булды. Минем бит бер улым Курск өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итте. Хезмәттәше анда бәрелешләрдә һәлак булды. Армия хезмәтен үзем дә беләм. Куйбышевта ярты ел учебка узып, ел ярым Германиядә хезмәт иткән идем. Хатыным белән 25 ел язылышмыйча гына яшәгән идек. Ул шулай теләде. Менә хәзер мөнәсәбәтләрне законлаштырдык. Ике балабыз бар.

Өченчесе – Владимир, Яшел Үзәндә Ростовтан килеп төзелештә эшләгән. Аңа яңа түләүләр җитди карар кабул итәргә этәргеч биргән. Чебоксардан килеп, Яшел Үзәннән китәргә план корган Сергей да МХОдан исән-сау җиңеп кайтачакларына ышана. Китүчеләрнең һәммәсенә икешәр банк картасы ачу мөмкинлеге бирелгән. Картаның берсе сугышчының үзендә калса, икенчесе хатынында булырга мөмкин. Ә счетлары бер. Аларның бишесе дә Яшел Үзән хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итү белән бик кыска вакыт эчендә медицина тикшеренүләре узган, кирәкле документларны да туплаган.

Без бу ир-егетләрдән китәр алдыннан курку хисе бармы дип тә сорадык. «Әлбәттә бар, билгесезлек куркыта, әмма без ир кешеләр, барысын да җиңә алырбыз дип уйлыйбыз», – диделәр бертавыштан. Алар инде ныклы карар кабул иткән, контрактка кул куйган һәм аннан тайпылырга уйлары юк. Ә өйрәтүләргә исәпләре бар. Аны Ростовта узачаклар. Ничек кенә булмасын, берсенең дә, шул ук гаиләләренең дә ярдәмсез калмаячагына ышанычлары зур.

МХОның һәр катнашучысы хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын һәм тиешле айлык түләүләрне алачак. Алар һәм гаиләләре өчен Татарстанда ташламаларның тулы спектры каралган: 10 миллионга кадәр бурычны кичерү, кредит каникуллары, җәмәгать транспортында, төрле чараларга һәм спорт секцияләренә түләүсез йөрү мөмкинлеге, югары һәм урта уку йортларына бюджет урыннарына керү һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев