Яшел Үзән районыннан махсус хәрби операция зонасына контракт төзеп китүчеләр саны кимеми
Безнең геройлар

Яшел Үзән районыннан махсус хәрби операция зонасына контракт төзеп китүчеләр саны кимеми

Ир-егетләрнең илебез тынычлыгы өчен алып барылган әлеге вакыйгада катнашып, үз өлешләрен кертеп каласы килә.

Бу хакта безгә Яшел Үзән районы хәрби комиссариатының контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Самат Миңнеханов сөйли:

– Хәрби комиссариатка һәр көнне 2-3 кеше теләк белдереп килә. Әлбәттә, кандидатларга башта җентекле тикшерү уздырабыз. Аларның яше, сәламәтлеге һәм башка параметрлары яраклы булырга тиеш. 
Инструктор шулай ук контрактның нинди срокка төзелүен, акчалата түләүләрнең күпме булуын да аңлатып узды. 

Әлеге әңгәмә турында тулырак газетаның киләсе санында укый аласыз.

Видео: Илсөя Садыйкова


Нет комментариев