«Тыңлыйсы килмәгәч, үзеңне көчләп барып утырып булмый инде»
Кызлар, хәерле көннәр! Татар Танаеннан шалтыратуым иде әле.
Кызлар, хәерле көннәр! Татар Танаеннан шалтыратуым иде әле. Әйтәсем килгән сүзем шул: хәзер авылларда да концертларга кытлык кичермибез, калага барып торасы да юк. Ләкин, ул артист дигәннәре зал җыя торган җырчылар түгел. Интернет заманы булгач, хәзер без әби-чәбиләрдә дә телефон бит инде, статуслар карарга да өйрәндек, башкалардан күрәм, күрше-тирә клубларга яраткан җырчыларыбыз килә, ник аларны безнең авылга да дәшмәскә икән, ә? Югыйсә безнең мәдәният йорты да иркен, матур, заманча. Кем чакыра икән аларны, шуны беләсе иде. Аннан, тамашачы җыелмый дип аптырыйлар. Тыңлыйсы килмәгәч, үзеңне көчләп барып утырып булмый инде.
Редакциядән. Бу сорауга Татар Танае мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова җавап бирде:
«Артистларны бервакытта да чакырганыбыз юк, үзләре килә. Зал җыюы авыррак булачак, дип алдан әйтеп тә куябыз. «Без аз тамашачыга да концерт куярга риза», – диләр. Башка авыллар хакында әйтә алмыйм. Бәлки кемдер чакырып кайтара торгандыр».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев