«Тоткан уразаларыбыз кабул булып, киләсе Рамазан аен да күрергә насыйп булсын иде»
Әйтәм әле

«Тоткан уразаларыбыз кабул булып, киләсе Рамазан аен да күрергә насыйп булсын иде»

***

Илсөя Садыйкова фотосы, «ЯҮ»

Рамазан – ул ураза гына түгел, ә туганнар һәм дуслар белән очрашу, ифтарларга йөрү, игелекле эшләр башкару ае да. Авылларда мәчетләребез гөр килеп тора, өйләрдә авыз ачу мәҗлесләре оештырыла. Бу айда ниндидер үзгә бер рәхәтлек сизелә: күңелләргә җылылык, тынычлык һәм татулык хисе өстәлә. Рамазан – безне берләштерә, игелеккә һәм ярдәмчеллеккә өйрәтә. Ифтарлардагы табыннар гади ризыклар гына түгел, ә йөрәк җылысын һәм күңел байлыгын күрсәтә. Шуның белән дә ул аеруча кадерле һәм изге. Тоткан уразаларыбыз кабул булып, киләсе Рамазан аен да күрергә насыйп булсын иде. 


Нет комментариев