Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Тамчы да тәрбия булмаган кызлардан киләчәктә ни көтәргә?!

***

Фото: ясалма интеллект

Урамда йөрүче мәктәп укучыларының сөйләшүенә еш колак салам. Хәер, аларны тыңламыйм дисәң дә, ишетәсең. Чөнки кычкырып аралашалар. Белмим, бәлки шулай тирә-юньдәгеләрнең игътибарын җәлеп итә торганнардыр. Монысы бер, ә аты-юлы белән сүгенүләрен ишеткәч, чәчләр үрә торырлык. 12-13 яшьлек ике кыз сөйләшә, авызларында ник бер җүнле сүз булсын. Түзмәдем, үзләрен оялтырга тырышып, кисәтү ясадым һәм ник әйткәнемә үкендем. Берсе күзен дә йоммады, чеп-чи сүгенеп, мине өч хәрефкә юллады. Нәрсә дип әйтим инде, әти-әниләре кызларының урам буйлап шулай йөрүен, олы кешегә теләсә нәрсә әйтүен күз алдына китерәме икән? Тамчы да тәрбия булмаган бу кызлардан киләчәктә ни көтәргә?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев