«Ник ашыгырга икән, һич аңламыйм»
***
Фото: ясалма интеллект
Вакыт дигәннәрен карагыз әле сез, тагын бер ел узып бара бит. Кайвакытта вакытны кешеләр үзләре ашыктыра бугай. Календарьда – октябрь, ә инде кибетләрдә тулаем Яңа ел бәйрәме хакимлек итә. Кая гына кермә, уенчыклар, ялтыравыклы тәтиләр урын алган. Аларга карагач, сәер булып китә. Урамда алтын көз бит әле, нинди карлы, буранлы кыш турында уйлау ул! Елдан-ел иртәрәк сата башлыйлар кебек, ник ашыгырга икән, һич аңламыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев