Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Ничек инде үзең яшәгән йорт янын чүплек базына әйләндерергә була?»

***

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Яшел Үзән журналистларына мөрәҗәгать итмичә булдыра алмыйм. Кызлар, кайберәүләрнең әшәкелегенә аптырыйм инде, бәлки шушы язманы укып, бераз оятларына көч килер. Шәһәребезнең Столичная урамында ел саен Яңа ел бәйрәменә боздан бик матур сыннар ясыйлар, бар халык шунда килеп фотога төшә. Шул сыннан берничә адымда гына чүплек оясы. Чүп контейнерлары тора торуын, аларны даими рәвештә чистарталар, ә җирдә, ул контейнерлар янындагы шакшылыкны күрсәгез, исең-акылың китәрлек. Бу чүп-чарны ташучылар – янәшәдәге шәхси йортларда яшәүчеләр. Ничек инде үзең яшәгән йорт янын чүплек базына әйләндерергә була? Башка сыймый! Соңыннан әле чүп ташу хезмәтенә зарланалар. Алар бит контейнерга салынганны гына алып китә. Болай булмый, җәмәгать, яшәгән җирегезне сез тәртиптә тотмагач, кем килеп чистартыр икән?! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев