«Комсыз таксист!»
***
Фото: ясалма интеллект
Иремнең машинасы ватылгач, Мирныйдан шәһәргә такси чакыртырга туры килде. Менә шул араны ничек итеп ташбака көенә барганны күрсәгез икән. Махсус акрын йөрүенә гаҗәпләндем. Светофорның бөтен кызыл утлары безнеке иде. Вакыт белән бәясе дә артты. Әле «сдача» юк дип маташа. Мине алмас дип уйлады ахрысы. Хәзер ди, менә, тот капчыгыңны! Мин эшкә еш йөрим ул такси дигәннәрендә. Шуңа да чагыштыра алам, күбесе үз эшенә җаваплы карый. Әмма араларында менә шундый комсызлары да очрап куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев