Безнең илдә яшәгәч, нигә безнең балалар кебек үк, МХОда түгел соң алар?
Укучы фикере.
Фото: ясалма интеллект
Яшел Үзәннең колхоз базары тирәсендә күптән булганым юк иде. Бу юлы баргач, шаклар каттым! Ташкентта йөримме әллә дип торам. Бөтен җирдә үзбәк тә таҗик икән анда хәзер. Сатучылар гына да түгел, хатыннары, бала-чагалары – адым саен каршыга чыгып кына торалар. Мин халыклар дуслыгына, төрле милләтләрнең тату яшәүләренә каршы түгел, дөрес аңлагыз, киресенчә, шат кына. Әмма һәр халык үз илендә яшәсә һәм сирәк-мирәк кунакка килеп китсә – бу дөресрәктер. Дүрт-биш үзбәккә бер-ике татар яки рус кешесе очрагандыр, мөгаен, каршыма. Бу ни була соң инде? Безнең үзебезнең халык Казан күпләп сату базасыннан кыяр-помидор алып кайтып, бәя өстәп сата алмый что ли? Әйтәм бит, шаклар каттым! Куркып калдым, хәтта, башка халыкларның төп яшәүчеләргә караганда да күбрәк булуыннан. Чын. Безнең илдә яшәгәч, нигә безнең балалар кебек үк, МХОда түгел соң алар?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев