Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Базарда йөргән чаклар сагындыра»

***

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Яшел Үзәннең үзәк базарына кердем дә, моңсу булып китте. Сәүдә рәтләре күзгә бәрелеп бушап калган. Ябык лареклар күп, прилавкалар буш. Шәхси эшмәкәрләрне дә аңларга мөмкин, клиентлар кими бара, кешеләр бар нәрсәдә дә экономияли, пошлиналар, салымнар, арендалар, товарлар кытлыгы һәм реаль ярдәм булмау аркасында бәяләр үсә. Зыянга эшләүгә караганда ябылу җиңелрәктер дә. Халыкны да аңларга була. Барысы да кыйммәт: азык-төлек, кием-салым, көнкүреш вак-төякләре. Кайчандыр базар тормыш белән кайнап тора иде дә бит. Аеруча ял көннәрендә йөрерлек түгел иде. Кием-салым базарында икенче каттагы кафеда тәмләп сыйланганым да хәтердә. Үзгә бер рәхәт иде. Бүген монда – тынлык. Күпләр азык-төлек алырга өй янындагы кибетләр челтәренә йөри, яисә фатирына китертә һәм кирәк-яракка диванда кырын ятып кына телефоныннан заказ бирә. Җайлы, сүз дә юк, тик базарда йөргән чаклар барыбер сагындыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев