Олы Ачасыр авылында гомер итүче әниебез Гөлсәрия Кави кызы белән әтиебез Гусман Зиннур улы Вәлиуллиннарның 27 декабрьдә гаилә корып яшәүләренә 50 ел тула
Сезне чын күңелебездән алтын туегыз белән котлыйбыз. Рәхмәт, әти-әниебез, күпләргә үрнәк булырлык ныклы гаилә корып, пар канатларыгыз астында безне – өч кызны сөеп, назлап, һәрберебезгә дә югары белем, тәрбия биреп үстердегез. Инде без тормышта үз юлыбызны табып, гаиләләр корып яшәсәк тә, сез газизләребез, һаман без дип янып-көеп гомер итәсез. Кайчан гына кайтсак та, өстәлдә пешкән камыр, ачык йөз белән каршы аласыз. Йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге булып, кадер-хөрмәттә, тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак гомер кичерергә язсын, Ходаем!
Кадерлеләребез, тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.
Иң изге теләкләр белән, кызларың, кияүләрең, оныкларыгыз
һәм нәни оныкчыгыгыз.
Нет комментариев