Мамадыш-Әкил авылында яшәүче әтиебез, дәү әтиебез Рәшит Закир улы Закировның 1 гыйнварда 80 яшьлек юбилее
Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз.
Әтиебез – безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре чылтырап аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Рузания, кызың Гөлшат, Рөстәм-Рәзинә, Рәдиф-Наташа,
биш оныгың.
Нет комментариев