Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күгәй авылында яшәүче әниебез Илсөяр һәм әтие­без Вәрис Гайнуллиннарның Алтын туйлары!

14 января 2023, 14:30

247

0

0

Күгәй авылында яшәүче әниебез Илсөяр һәм әтие­без Вәрис Гайнуллиннарның Алтын туйлары!

Безнең кадерлеләребез, сезне чын күңелдән шушы күркәм бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сез безнең өчен һәрчак таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгесе булдыгыз. Безне тормышта үз урыныбызны табарга, хезмәт яратырга, гадел булырга өйрәттегез.
Зур рәхмәт Сезгә! Аллаһы Тәгалә биргән гомерегездә безнең кайгыртуны тоеп, мул тормышта куанып яшәргә язсын.

 
💥50 ел Сез яшәдегез
Иңнәрне иңгә куеп.
Барыбызны куандырган
Яшәү шатлыгын тоеп.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Озак еллар гомер итегез.
Пар канатлы, бер-беребезгә терәк булып,
Бриллиант туегызга барып җитегез!

 
Иң изге теләкләр белән, балаларыгыз,
киленнәрегез, киявегез, оныкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X