Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кече Шырдан авылында яшәүче Хәмдия Гыйниятулла кызы Миңнуллинаның 6 гыйн­варда 75 яшьлек юбилее

06 января 2023, 17:30

222

0

0

Кече Шырдан авылында яшәүче Хәмдия Гыйниятулла кызы Миңнуллинаның 6 гыйн­варда 75 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез! Ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, әти белән тигезлектә, безне һәрчак шулай колач җәеп каршы алуыгызны, өебезнең нуры булып яшәвегезне телибез. Киләчәктә дә безнең – балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, һәр көннән ямь табып, шөкер кылып тормыш итәргә язсын. Без сине чиксез яратабыз!


Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, Әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай,
Гомер кичсәк иде бергәләп.


Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Шәүкәт, балаларың, киленнәрең һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев