Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Акъегет авылында яшәүче, гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык – әтиебез, бабаебыз Альберт Гарифҗан улы Бәхтияровка 1 февральдә 83 яшь тула.

01 января 2023, 10:00

343

0

0

Акъегет авылында яшәүче, гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык – әтиебез, бабаебыз Альберт Гарифҗан улы Бәхтияровка 1 февральдә 83 яшь тула.

Әти, сиңа бары изге теләкләр генә юллыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә авырмый, кайгы хәсрәт күрми, картаюны сизми, яшәү дәртен сүндерми, безгә терәк, онык-оныкчыкларыңа кадерле бабай булып, озын-озак еллар сәламәтлектә яшәргә язсын Ходай. Синең алда башыбызны иеп, мең рәхмәтләребезне әйтәбез.


Сиңа рәхмәт сүзен, әтиебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердегез безне кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Рәхмәт, әти, мең-мең рәхмәт,
Бар нәрсәгә булдың түземле.
Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрмә,
Ходай олыласын үзеңне.
Барыбыз да сине, бабай,
Чын күңелдән котлыйбыз.
Бәхет-шатлык, сөенеч тулы
Озын гомер телибез.

Сине яратып, хөрмәт итеп, балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев