2 гыйнвар көнне Татар Танае авылында яшәүче кадерле әтиебезнең Рәшит Ярулла улы ГаптерӘхимовның олуг юбилее – 75 яшь!
Сабыр, изге күңелле, безнең өчен кадерле булган әтиебез! Сине матур бәйрәмең – юбилеең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы, әни белән бергә якыннарыңның җылысын тоеп, куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Син безнең ныклы таянычыбыз, ышанычлы терәгебез. Туачак таңнарың hәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә!
Ходай сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен!
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле картлык килсен!
Яшик әле, әти, бергәләшеп,
Тормыш җитеш, дөнья түгәрәк,
Әти сүзе, әти киңәшләре,
Безгә әле hаман бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Асия hәм балаларың.
Нет комментариев