Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Йөри белсәң уңайлы, белмәсәң – куркыныч

Соңгы вакытта электр самокаты дип аталган тиз һәм үзе йөри торган җайланма модага кереп китте.

Шул сәбәпле велосипед ишеләр арткы планга күчеп бара. Зур шәһәрләрдә хәзер аларны урамнарга куя лар, шуннан аласың да, теләгән җиреңә барасың. Йөрергә бик уңайлы, әлбәттә инде, йөри белсәң. Кагыйдәсен белмәсәң, мондый самокатларның баш бәласенә әйләнүе ихтимал. Әйтик, юлдан чыкканда автомобиль астында калуың, тротуарда җәяүлеләргә зыян китерүең, үзеңнең егылып имгәнүең бар. Беренче тапкыр самокатка басып, егылып, бик каты имгәнүчеләрне үз күзләрем белән күрдем. Шуңа күрә бу яңа төр транспорт чарасына чамалап, куркыныч булуын белеп басарга кирәк. Үзе йөри дигәч тә, руль артында үзең бит.
Моның буенча Яшел Үзән
ЮХИДИ хезмәткәрләре үз киңәш ләрен биреп уза. Алар популяр һәм уңайлы транспорт төрен кулланучыларның саклык чаралары турында онытуын яхшы белә.
Әмма уңайсыз яклары турында да белеп торырга кирәк. Сүз дә юк, самокатлар тиз йөри. Алар өчен сәгатенә 20-30 км тизлек – норма. Дөрес, сәгатенә 60-100 чакрым тизлектә йөри торган җайланмалар да бар. Электр самокатларының зур тизлеге аркасында еш кына тагын бер проблема туа, велосипед йөртүчеләрдән аермалы буларак, җәяүлеләрнең дә, автомобильчеләрнең дә күрми калулары бар. Шул сәбәпле фаҗигаләр чыгуы мөмкин.
Өстәвенә, аларга үз габаритлары аркасында автомобильнең «үле зонасына» эләгү җиңелрәк.

Электр самокатында йөрүне ничек куркынычсыз итәргә?
1. Йөрү өчен җәяүлеләргә һәм автомобильчеләргә комачауламый торган урыннарны сайларга.
2. Саклану чараларын күрергә: бигрәк тә башны, куллар һәм аяк ларны саклый торган гади җайланмалар кияргә.
3. Артык югары тизлек белән йөрмәскә.
4. Киемдә яктылык кайтаручы элементларга ия булырга.
5. Җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыннарыннан бары тик җәяүләп кенә чыгарга кирәк.Менә шундый гади кагыйдәләрне үтәү бәла-казадан үзегезне дә, башкаларны да саклап кала алыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X