Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яна-яна, көя-көя, янып бетте...

10-16 гыйнварда янгын сүндерүчеләр 12 чакыру кабул итеп алган. Шуларның 3се ялган булган. 3 янгын очрагы теркәлгән.

Яшел Үзәннең Демократическая урамындагы йортта янгынның саксыз тәмәке тартудан чыккан булуы бар. Әлегә якынча шундый нәтиҗә ясала. Йортның зал бүлмәсендә җиһазлар янган.
Октябрьский бистәсенең Спортивная урамындагы йортта янгынның электр җиһазыннан файдаланганда, кагыйдә бозудан чыккан булуы бар. Шулай итеп, идән астындагы җылыткыч янган.
Яшел Үзәннең «Столичная горка» бакчачылык җәмгыятендәге бакча өендә дә янгын электр җиһазыннан чыккан дип фаразлана. Нәтиҗәдә, өйнең 52 квадрат метрына зыян килгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев