Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Түләнмәгән штраф суммасы икеләтә арта

Гамәлдәге законнарны боз дың исә, аның өчен җавап бирергә туры килә. Бу юл хәрәкәте кагыйдәләренә дә кагыла. Ә салынган штрафларны вакытында түләмәсәң, аның күләме икеләтә артачак һәм бик күп проблемалар тудырачак.

Менә шулай, Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге искә төшергәнчә, РФ КоАПның 32.2нче маддәсендәге 1нче өлеше нигезендә штраф административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан, карар законлы көченә кергән вакыттан алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Ә инде РФ КоАПның 20.25нче маддәсендәге 1нче өлеше нигезендә, билгеләнгән срокта административ штрафны түләмәү бу сумманың ике тапкыр күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салуга яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алынуга китерә, шулай ук илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр кебек җәза төре кулланылыр га мөмкин.

2021 елның 12 аенда полиция хезмәткәрләре тарафыннан юл хә рәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата билгеләнгән срокта штраф түләмәгән өчен 325 административ материал төзелгән. Әлеге эшләрне карау нәтиҗәләре буенча судлар 307 карар кабул иткән. Штрафлардан качып йөрүчеләр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан вакытлыча чикләнергә мөмкин. РФ КоАПның 17.17нче маддәсенә ярашлы рәвештә, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан вакытлыча чикләүне бозу илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләүгә яки бер елга кадәр махсус хокуктан мәхрүм итүгә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев