Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Салмышларны аулау дәвам итә

Сак бул, юлда исерек!

Әйе, ЮХИДИ хезмәткәрләре бу юнәлештә актив эш алып бара. Әмма кайберәүләрне мондый рейдлар да туктатмый. Салган килеш руль артына утырып юлга чыгалар һәм харап булалар. «Харап» булуга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм штраф түләү керә.

Шундый халәттә кабат-кабат эләгүчеләр өчен закон тагын да катгый: җинаять җавап­лылыгы каралган.
Ул вакытта югарыда әйтелгән административ җәза белән генә котыла алмыйсың.


Автомобильчеләр А.Ф.Биктаһировны һәм А.А.Юнысованы автоинспекторлар чираттагы планлы тикшерү барышында тоткарлый һәм исереклекләрен ачык­лагач, беркетмә төзергә мәҗбүр була. Боларның законсыз гамәлләре шуның белән туктатыла.
Хәзер әлеге машина йөртүчеләр җәмәгать судья­лары карары буенча 1 ел 6 ай дәвамында машиналарына утырып чыга алмаячаклар, хокукларыннан мәхрүм ителгән. 30 мең сум штраф та түлиселәре бар.
Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев