Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Минем полиция мине саклый

Эчке эшләр бүлегендә 43 җинаять теркәлгән. Шуларның 24е – шәһәрдә, 19ы ра йонда булган. 23 җинаять ачылган.

22се – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу факты, 3 талау, 24 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак һәм 7 мошенник лык теркәлгән.
Яшел Үзән дәваханәсенә баш мие селкенгән, кабыргалары сынган, пневмоторакс хәлендә беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 43 яшьлек васильеволыны китергәннәр. Моның буенча җинаять эше ачылган.
Корсагына пычак кадалган Норлатта яшәүче 48 яшьлек ир медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Пычакны аңа Мамадыш-Әкилдә яшәүче 46 яшьлек хатын-кыз кадаган.
Комаров урамындагы кибеттән төрле суммада товар урлап чыгучылар булган: 1452 сумлык әйбер урлану буенча 38 яшьлек яшел үзәнле шик астына алынган, 476 сумлык аракы алып чыккан вакытта элек хөкемдә булган 32 яшьлек яшел үзәнлене, ә виски белән 38 яшьлек ирне тотканнар.
Королев урамындагы элемтә салонында билгесез зат, чит кеше паспортыннан файдаланып, 131 мең һәм 20 мең сумга ике кредит килешүе төзеп, банкка 151 мең сумлык зыян китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев