Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Казан янындагы юл-транспорт һәлакәтендә кыз һәлак булган, биш кеше хастаханәгә эләккән

Чит ил машинасы руле артындагы 24 яшьлек кыз Казан янындагы җитди юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига 19 декабрьдә 23:30 сәгатьтә Казан - Малмыж автомобиль юлының 101нче чакрымында була. 26 яшьлек Infiniti FX 35 йөртүчесе Казан ягына исерек хәлдә бара, куркынычсыз тизлекне сайлый алмый һәм каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән юл ягына чыга. Анда ул 24 яшьлек кыз идарә иткән Chevrolet Cruze автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Chevrolet йөртүчесе алынган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм машинасында үлгән, чит ил машинасы пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Infiniti йөртүчесе һәм аның өч пассажиры төрле авырлыктагы җәрәхәтләр белән Арча үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев