Көз айлары үзенең муллыгы белән генә түгел, иң күңелле бәйрәмнәре белән дә ямьле!
Октябрь ае — эш сөючәнлекне үзенең назлы кулларына җыйган авыл хатын-кызлары, фидакарь авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм тәмле куллы пешекчеләр ае. Шул уңайдан Бакырчы авылы мәдәният йортында "Без, авыл хатын-кызлары" дип исемләнгән искиткеч җылы һәм күңелле бәйрәм кичәсе үтте!
Бу көнне авылыбыз гүзәлләре үзләренең осталыкларын, иҗади фикерләвен һәм уңганлыкларын күрсәттеләр:
- Көзге нигъмәтләрдән күз явын алырлык композицияләр ясадылар;
- Бәйрәм өстәленең искиткеч бизәлешен тәкъдим иттеләр.
Кичә җыр-биюләр, кызыклы уеннар һәм төрле бәйгеләр белән үрелеп барды. Күңелләргә онытылмаслык бәйрәм рухы һәм җылылык өстәгән бу очрашудан һәркем күтәренке кәеф белән таралышты.
Бакырчы авылы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева
Нет комментариев