Мода артыннан куа-куа егетлекне югалтмагыз
Әйтәм әле

Мода артыннан куа-куа егетлекне югалтмагыз

Укучы фикере.

Соңгы вакытта егетләребез, модага иярепме инде, чәчләрен озын итеп үстерә башлады. Килешәме ул, килешмиме – анысы һәркемнең үз эше, әлбәттә.

Беркөнне автобуста барам. Бер төркем егетләр килеп керде. Студентларга охшаганнар. Карасам, һәммәсенең дә чәчләре күзләренә төшеп тора. Йөзләре дә күренер-күренмәс кенә. Эх, шушы егетләрнең чәчләрен матур итеп кистереп, үзләренә килешле прическа ясатсаң, ничек чибәр, чын ир-егетләр булып китәрләр иде! Ә болай, арттан караганда, кызлардан аерырмын димә! Әлбәттә, заманасы башка, мода да үзгәрә. Һәркемнең үз зәвыгы, үз карашы. Шулай да егетләребезгә бер киңәшем бар: матурлык дип, күзләрегезне чәчләрегез артына яшермәгез әле! Мода артыннан куа-куа, үзегезгә хас булган егетлекне дә югалтмагыз!


Нет комментариев