«Зеленая долина» паркы территориясендә кыйммәтле 21 үсемлекне казып алып киткәннәр
Яшәеш

«Зеленая долина» паркы территориясендә кыйммәтле 21 үсемлекне казып алып киткәннәр

Узган атнада Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә 19 җинаять теркәлгән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Шуларның 11е – шәһәрдә, 4есе районда булган. 3 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 11 урлау, 4 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак булган.

  • «Зеленая долина» паркы территориясендә куак тибындагы кыйммәтле 21 үсемлекне казып алып киткәннәр.
  • Билгесез затлар 52 яшьлек хатын-кызның исәп-хисап счетыннан 51642,89 сум акчасын урлаган. Акча «rus mоscow rsb-retail» исәбенә күчерелгән.
  • Билгесез затлар Интернет аша, 60 яшьлек хатын-кызның анкета мәгълүматларын файдаланып, «Рево факторинг» ширкәте белән 24600 сумга микрозайм алуга килешү төзегән.
  • Шулай ук, шундый ук юл белән 55 яшьлек яшел үзәнле исеменә – 10 мең, 70 яшьлек ир өчен 11 мең сумлык микрозайм алуга килешүләр төзелгән.
  • Наркоконтроль хезмәткәрләре Васильевода 41 яшьлек ирне һәм 40 яшьлек хатын-кызны 0,47 грамм наркотик матдә белән тоткарлаган. 

Нет комментариев