Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Икесе дә салмыш булган

Яшел Үзән автоинспекторлары исерек автомобильчеләрне ачыклауга юнәлтелгән планлы тикшерүләрен дәвам итә.

Кызганычка, салырга яратучылар һаман саен очрап тора.


Автомобильчеләр – 39 яшьлек Сергей Груздев, 45 яшьлек Игорь Керн шундый рейд барышында салмыш килеш тотыла. Алар руль артына ни уйлап утыргандыр, анысы билгесез. Хәзер аларга үз тәртипләренә нәтиҗә ясарга вакыт җитәрлек булыр.


Исерек килеш тоткарланган автомобильчеләр эшен җәмәгать судьялары карый. Судьялар бу кешеләрнең элек РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җаваплылыкка тартылмавын исәпкә алып, тиешле җәза билгели. Алар 1 ел 6 ай дәвамында машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр һәм 30 мең сум күләмендә штраф та түлиячәкләр.


Яшел Үзән муниципаль районының юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев