Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 58 җинаять теркәлгән

Шуларның 42се – шәһәр дә, 16сы районда булган. 23 җинаять ачылган, 23е – «кайнар эздән».

1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 2 талау. 25 урлау, 20 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 5 факт теркәлгән.
Яңа Турадагы бер ширкәт складыннан 391977 сумлык мөлкәт урланган. Моны 34 яшьлек Чаллы кешесе һәм 40 яшьлек Яшел Үзәндә яшәүче кылган.
Васильевода яшәүче 37 яшьлек ир-ат ялганчы банк хезмәткәрләре кармагына эләгүе нәтиҗәсендә, картасыннан 79 мең сумнан артык акчасын алдырган.
Осиновода яшәүче 32 яшьлек ир сайт аша кызыл икра сатып алмакчы булып, кызганычка, ялганчыларга эләккән һәм банк картасындагы 196 мең сум акчасыннан колак каккан.
Яшел Үзәндә яшәүче 75 яшьлек хатын-кыз юл авариясе чыгарган кызын коткарам дип, үзе зыян күргән. Моның өчен ул мошенникларга 87 мең сум акчасын һәм 360 евросын биргән.
Осиноводагы бер кафеда Ивановское авылында яшәүчене наркотик матдә белән тоткарлаганнар.
Королев урамында «тайник»ка наркотик куйган вакытта Тәтештә яшәүче 28 яшьлек ир-ат тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев