Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 53 җинаять теркәлгән. Шуларның 32се – шәһәрдә, 21е районда булган

26 җинаять ачылган. 25е - «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 2 талау, 23 урлау, 15 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 җинаять теркәлгән.

Васильеводан корсагына пычак кадалган 47 яшьлек ирне дәваханәгә китергәннәр. Аңа пычакны 38 яшьлек туганы кадаган.
61 яшьлек ир-атны 26 яшьлек егет кыйнаган һәм фатирыннан телевизорын талап алып чыгып киткән.
Яшел Үзәннең Рогачев һәм Гоголь урамнарыннан люкларның чуен капкачлары урланган.
Протопоповка авылында яшәүче 39 яшьлек ир сайт аша файдалы инвестицияләүләргә ышанып, мошенниклардан 250 мең сумнан артык акчасын алдырган.
Васильевода яшәүче 50 яшьлек хатын-кыз билгесез кешенең санкцияләнмәгән банк операциясен туктату тәкъдиме буенча,
595 мең сум акчасыннан язган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев