Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 32 җинаять теркәлгән. Шуларның 26сы – шәһәрдә, 6сы районда булган. 20 җинаять ачылган

11е – «кайнар эздән». 1 үтерү, 1 талау, 18 урлау, 9 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 факт теркәлгән.

Күкрәгенә пычак кадалган 56 яшьлек ир-ат медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Ачыкланганча, Ленин урамындагы бер фатирда спиртлы эчемлек эчеп утырганда, ата белән ул арасында ызгыш чыккан. 26 яшьлек улы әтисенең күкрәгенә пычак кадаган. Аннан соң әтисе пычакны тартып алып, улына 8 тапкыр кадаган. Нәтиҗәдә, бу ирнең каты яраланган улы шул урында ук үлгән.

Карамалы Тауның Панфилов урамында 86 яшьлек әбинең өенә, билгесез зат кереп, әйберләрен талап чыгып киткән. Моны элек хөкемдә булган бистәдә яшәүче 34 яшьлек ир кылган.

Яңа Турадагы бер ширкәтнең склад комплексыннан 54 пар наушник урланган. Предприятиегә 191947 сумлык зыян китерелгән.
58 яшьлек яшел үзәнленең банк картасыннан билгесез зат 7758 сум акчасын урлаган.

Яшел Үзәндә яшәүче 75 яшьлек пенсионерның өенә билгесез зат, бал сатам дип кереп, аның 700000 сум акчасын урлап чыккан.
29 яшьлек хатын-кыз хәбәр итүенчә, аңа санкция ләнмәгән акча алуны туктату тәкъдиме белән банк тан дип ялганлап шалтыратканнар. Нәтиҗәдә, бу хәбәргә ышанган хатын картасыннан 165000 сум акчасын алдырган.

Васильевода 55 яшьлек ир-ат яшәгән йорт подвалыннан 1415 литр фальсификацияләнгән спиртлы эчемлек, 15,5 литр Казахстанда җитештерелгән коньяк, буш шешәләр, капкачлар табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев