Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 23 җинаять теркәлгән. Шуларның 11е – шәһәрдә, 12се районда булган

11 җинаять ачылган, 10сы – «кайнар эздән». 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 талау, 13 урлау, 3 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак булган.

Яшел Үзәндә беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 39 яшьлек ир исерек хәлдә булып, 78 яшьлек әнисен кыйнаган. Баш мие җәрәхәтләнгән хатын-кыз ны дәваханәгә алып киткәннәр.
Эчкечелек, гадәттә, кызганыч хәлләргә китерә. Бу юлы Комаров урамында беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 45 яшьлек ир-ат 36 яшьлек шешәдәшен кыйнаган. Нәтиҗәдә, баш мие җәрәхәтләнгән кома хәлендәге ирне госпитализацияләгәннәр.
Фрунзе урамында 57 яшьлек ир йорты янында таланган. Моны 21 яшьлек яшел үзәнле кылган.
Васильевоның Привокзальная урамындагы кибет бинасыннан 73 мең сумнан артык акча салынган әрҗәне һәм сейфны урлап алып чыгып киткәннәр.
Раифа монастыренда да башка сыймаслык хәл булган: сәдака салынган ике әрҗәне ватып, 50 мең сум акчасын урлаганнар. Моның буенча Садовыйда, Осиновода һәм Раифада яшәүче 15-16 яшьлек өч яшүсмер шик астына алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев