Бүген Татарстанда 100 яңа COVID-19 очрагы теркәлде
Аларның 4есе - читтән кергән, 96сы - контактлы. 23 кеше хастаханәгә озатылган, 77се өйдә дәвалана.
Лидер шәһәрләр арасында, элеккечә, Казан кала - 55 очрак. 12 - Яр Чаллыда. Аннан соң, 7 - Ленининогорскида, 6 - Түбән Камада. 3әр йоктыручы - Әлмәт һәм Норлат районнарында, 2шәр - Бөгелмә, Мамадыш һәм Тукай районнарында. Әгерҗе, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Яңа Чишмә һәм Саба районнарында берәр.
COVID-19 белән зарарланган бер кеше безнең Яшел Үзән районында да теркәлгән.
21 декабрьгә Татарстанда барлыгы 12 274 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 10 509 кеше савыккан, шул исәптән 21е соңгы тәүлек эчендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев