Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Бер янгында өч корбан

Узган атнада Новониколаевский авылында тагын зур фаҗига чыгып безне тетрәндерде.

Янгын, көтмәгәндә, төн уртасында чыга. Йорт хуҗабикәсен янгынны беренче булып күреп алган 16 яшьлек оныгы уята. Алар бу хатын-кызның тагын ике оныгын уятып, урамга чыгып өлгерә. Икенче катта хуҗабикәнең 87 яшьлек әнисе кала. Әмма алар аны коткара алмый. Ут бик тиз арада икенче катны ялмап ала. Анда тагын фатирга вакытлыча кереп яшәүчеләр дә була. Ике ир-ат һәм бер хатын-кыз икенче каттан сикерә. Берсе пешүләр алып, хастаханәгә озатыла.

Янгын сүндерүчеләр йорт эченә утны сүндергәннән соң гына үтеп керә ала. Анда алар шунда ук һәлак булучыларның мәетләрен таба. Берсе йорт хуҗабикәсенең әнисе һәм биредә фатирга кереп яшәгән 49 яшьлек ир булуы ачыклана. Соңрак янган конструкцияләрне сүтү барышында тагын бер кеше нең гәүдәсе табыла. Өченче мәет нең шәхесе әлегә ачыклана. Аның һәлак булган ир-атның танышы булуы мөмкин дип фаразлана.

Фаҗиганең сәбәбен тикшерү өчен урынга Казаннан лаборатория (ИПЛ) белгечләре килә. ЯҮМР буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторларының башлангыч мәгълүматлары буенча, йортның икенче катында электр үткәргечнең кыска ялганышы фаҗига чыгуга сәбәп булган. Ахыргы нәтиҗәне Тикшерү комитетына ясарга туры киләчәк.

Берьюлы өч корбан – бу гадәти булмаган очрак. Елның салкын вакытында янгыннар ешрак чыга. Күп вакытта төзек булмаган электр җылыту приборлары, электр үткәргечләре, мичләр сәбәп була. Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре халыкны даими рәвештә куркынычсызлык чаралары турында истә тотарга һәм үзләренең милке һәм гаиләләре турында кайгыртырга чакыра.

Резедә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев