Кешеләр имгәнгән ике очрак теркәлгән. 9 автомобильче исерек килеш тотылган. 18 машина йөртүче штрафын түләмәгән булган.
Мәскәү - Уфа юлының 755нче чакрымында «YAMAHA» мотоциклын йөртүче 29 яшьлек ир, юл кырыена төшеп китеп, мотоциклы белән капланган. Бер бармагы сынган мотоциклчыга бер тапкыр медицина ярдәме күрсәтелгән.
Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлының 700нче чакрымында машина йөртүче 22 яшьлек егет, тизлекне арттырып, идарә итүне югалткан һәм машинасы белән юл кырыена төшеп капланган. Йөртүчене Яшел Үзән дәваханәсенә алып киткәннәр.
Нет комментариев