Күгеш авылында Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгеш авылында Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

1 Октябрь — Өлкәннәр көне уңаеннан Кугеш авыл мәдәният йортларында матур бәйрәм чарасы узды. Бу көн өлкән буын вәкилләренә хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре җиткерү, алар белән аралашып, күңелләрен күтәрү өчен тагын бер матур сәбәп булды.

Бәйрәм «Көзге уңыш» һәм «Җан җылысы күңелләрдә» дип исемләнгән күргәзмәләрне караудан башланды. Күргәзмәләрдә көзнең муллыгы, ә кешеләрнең кул эшләрендә күңел җылысы чагылыш тапты.

Чараны авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин ачып җибәрде. Кунаклар шулай ук «Җәннәт аналарның аяк астында» исемле матур фильм карадылар.

Фото: редакция архивыннан

Җирле үзешчән җырчы Айгуль Төхбәтуллина өлкәннәр өчен иң матур җырларын бүләк итте. Җыр-моңлы мизгелләр бәйрәмгә аерым ямь өстәде.

Соңыннан олы яшьтәге апа-абыйлар, әби-бабайлар бергәләп чәй табыны артында яшьлек елларын искә алдылар, аралаштылар, яңалыклар белән бүлештеләр. Җылы сүзләр, ихлас елмаюлар һәм матур хатирәләр бу очрашуны тагын да күңелле итте.

Бәйрәм ахырында изге теләкләр әйтелде, рәхмәт сүзләре яңгырады, догалар кылынды.

- Безгә теләгән барлык изге теләкләрегез үзегезгә меңләтә әйләнеп кайтсын, кадерле өлкәннәребез! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм якыннарыгызның җылысын телибез, - дип яза Күгеш мәдәният йорты мөдире Гөлнара Яруллина.


Нет комментариев