Олы Яке авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган матур бәйрәм чарасы узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Яке авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган матур бәйрәм чарасы узды

Авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, аларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалары һәм оныкларының ихтирамын, игътибарын тоеп, ярдәмнәрен күреп, хәерле һәм бәрәкәтле гомер кичерүләрен теләде.

Бәйрәм барышында балалар бакчасы мөдире Г.С. Шакировага — «Электрон мактау тактасы» сертификаты тапшырылды. Шулай ук Мәүлия Мөхәммәдиярованы 80 яшьлек, Дамира Сәйфетдинованы 65 яшьлек юбилейлары белән котладылар. Фирая Таҗиеваны исә 80 яшьлек юбилее уңаеннан өенә барып тәбрикләделәр.

Өлкәннәр өчен матур концерт программасы тәкъдим ителде. Бәйрәм ахырында чарада катнашучылар үзләре дә төрле уеннарда актив катнаштылар, биеделәр, күңел ачтылар.

- Күңелләрне күтәргән, җылылык һәм ихлас аралашу белән сугарылган бәйрәм матур узды, — дип сөйли Олы Яке мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мәҗитова.


Нет комментариев