Өлкәннәребезне хөрмәтләү, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтү – күркәм гореф-гадәтләребезнең берсе
Каратмән мәчетендә Әхтәм хәзрәт Ибраһимов оештырган бәйрәм җылы һәм матур мохиттә узды. Өлкәннәребез мул табын артында бергә җыелып, үзара аралашты, күңелләрен яңартты. Чара барышында Коръән аятьләре укылды, ил-көнебезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек, һәр йортка бәрәкәт теләп дога кылынды.
Өлкәннәребезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы һәм һәрчак балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтен күреп яшәүләрен телибез!
Өлкәннәребез – безнең хәзинәбез, тормыш юлыбызга маяк булырдай олы тәҗрибә ияләре. Аларны кадерлик, хөрмәтлик!
АллаһыТәгалә ил-көннәребезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итсен!
Нет комментариев