Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЗМЗ сандугачы

Илнур Сафиуллинның Зеленодольск машиналар төзү заводында эшли башлавына инде 13 ел, әмма аның Ходай биргән сәләтен онытып, яраткан шөгыле – җырлавыннан туктаганы юк.

20нче цехка кереп, энҗе елмаюлы, зәңгәрсу күзле, башкала артистларыныкы кебек ыспай-төз буй-сынлы ир-егетне күргәч, бу завод эшчесе түгел, сәхнә кешеседер, мөгаен, дигән уй үтте. Мине беренче тойгым алдамаган булып чыкты.
Башкортстанның Аскын районы Кыйгазы авылында туып үскән Илнур, Башкорт республикасы мәдәният көллиятен тәмамлаган һәм хезмәт юлының күп өлешен Аскын районы мәдәният йорты мөдире булып эшләгән әнисе Минзилә апа эзеннән китәргә хыяллана. Әнисенең чишмәдәй җырлы-моңлы тавышы бердәнбер улына күчкән. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, Илнур укуын Татарстанда дәвам итәргә карар кыла.

Мәктәпне тәмамлагач мин Сәйдәшев исемендәге училищега керү хыялы белән Түбән Камага килдем. Әмма инде буш урыннар калмаганлыктан, юрис­пруденциянең нәрсә булуы һәм бу профессиянең минем тормышыма нинди бәйләнеше булырга мөмкинлеге турында берни белмәгән килеш, Политехника көллиятенең юридик факультетына укыр­га кердем, – дип, егет чак­ларын искә ала Илнур Сафиуллин. – Диплом алгач, армия сафларына алдылар. Төньяк флотта хезмәт итеп, өйгә Хәрби диңгез флотының I стать­я­лы старшинасы булып кайттым.

Армиядән соң Илнур Аскын районы милициясенә эшкә урнашырга тели, юридик белеме дә бар бит, әмма аңа вәгъдә иткән урын бушамый. Дөресрәге, ул соңыннан бушый, тик дознаватель вазифасына чакыру турындагы хәбәрне ул инде Түбән Камада нефть эшкәртү заводында эшләгәндә ала. Үзенең булачак тиң ярын да шунда очрата.

– Июнь ахырында Түбән Камада Яшьләр көнен билгеләдек һәм үзенең концерт программасы белән, ул вакытта бик популяр Пьер Нарцис килде, – дип әңгәмәбезгә кушылды Илнурның тормыш иптәше Рушания. – «Мой шоколадный заяц» җыры яңгыраган мизгелдә безнең күз карашларыбыз очрашты, ә аннары һинд фильмнарындагыча инде. Ул өенә кайткач, әнисенә шалтыратып, булачак хатынын очратуы һәм бер елдан өйләнәчәге турында әйткән. Нәкъ бер елдан, 23 июнь көнне без кавыштык.


Рушания озак еллар Түбән Камада зур заводта химик анализлар лаборанты булып эшләгән. Шул ук вакытта югары инженер белеме дә алган. Яшь гаиләдә беренче бала – Сәмирә туа. Декрет ялында булганда, гаилә хәлләре белән бәйле сәбәпләр аркасында алар Яшел Үзәнгә күченә. 2010 елда башта Рушания инженер, аннары механик җыю слесаре булып Илнур шәһәрнең машиналар төзү заводына (ЗМЗ) эшкә урнаша.

Белешмә: «Зеленодольск машина төзү заводы» – хезмәткәрләр саны буенча Яшел Үзәннең өченче предприятиесе, бүгенге көндә заводта 673 кеше эшли. 1983 елда авиация сәнәгате министрлыгы боерыгы белән Зеленодольскида КМПО филиалы оештырыла. 1986 елда беренче кабул итү-тапшыру сынаулары үткәрелә. Бүген завод газ турбиналы приводлар нигезендә ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре, шулай ук автоматлаштырылган газ бүлү станцияләре өчен технологик җиһазлар проектлауда, җитештерүдә һәм комплекслы тәэмин итүдә ныклы позициядә тора.

Яшел Үзәндә инде Сәмирәдән 7 ел аерма белән икенче кызлары Камилә туа. Рушания икенче дек­рет ялына кадәр үк завод лабораториясе начальнигы итеп билгеләнә. Декреттан чыккач, балаларга күбрәк вакыт калдыру өчен, лаборант-хисапчы булып эшли башлый, ә Илнур 20нче цехка механик-сынау­чы булып күчә, хәзер дә шунда эшли.

– Мин үземнең заводымны бик яратам, – ди Илнур Сафиуллин. – Элегрәк һәр елны безгә июль аенда корпоратив отпуск бирәләр иде. Кемнәрнең авылда әти-­әниләре яши, алар рәхәтләнеп туганнарына ярдәм итәргә кайта, июльдә эш кызу – печән өсте. Минем әти-әнием инде олы яшьтә, бик күп терлек асрыйлар һәм безнең ярдәм аларга бик тә урынлы була иде. Биредә хезмәт хакы да зарланырлык түгел, тулы социаль пакет, предприятие территориясендә төшке аш оештырылган.

Язмамның башына әйләнеп кайтып, шуны әйтәсем килә: җыр – Илнур Сафиуллинның тормышында алыштыргысыз юлдашы. Машина төзү заводында аның җырлавыннан башка бер генә чара да узмый. Илнур бик күп кенә, хәтта республика вокал конкурс­лары җиңүчесе. 

Сафиуллиннар гаиләсе мәхәббәт һәм иҗади гармония белән тулы. Күзләрегездәге ялкынның тирән картлыгыгызгача сүнмәвен, балаларыгызның шатландырып кына торуларын, ә яраткан эшегезнең канәгатьлек бирүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев