Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Советына сайлауларга "кайнар элемтә” ачты

Республика парламентына сайлаулар 2019 елның 8 сентябрендә узачак.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучылар өчен алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлауларын әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча "кайнар элемтә” ачты. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Сайлаучылар һәм сайлау процессының башка катнашучылары түләүсез 8-800-707-20-19 федераль номерга шалтырата һәм булачак сайлаулар буенча кызыксындырган мәгълүматны ала ала. Биредә үз сайлау участогының номерын белергә, сайлау комиссияләренең контакт мәгълүматларын соратып алырга, фактик урнашу урыны буенча тавыш бирү тәртибе турында аңлатмалар алырга мөмкин”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

"Кайнар элемтә” дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне – 9.00дан 17.00 сәгатькә, ял көннәрендә 9.00дан 13.00 сәгатькә кадәр эшли. Бәйрәм көннәрендә “Кайнар элемтә" ял көне режимы буенча эшләячәк.

2019 елның 7 сентябрендә тавыш бирү көне алдыннан “кайнар элемтә" шалтыратуларны 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, ә 2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә — 7.00дән 21.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак. 100 мандат алмаштырылырга тиеш. Сайлаулар катнаш система буенча узачак: 50 депутат партия исемлекләре буенча, 50 депутат бер мандатлы сайлау округлары буенча сайлана.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/25/188734/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев