Яшел Үзән районы депутаты «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнде
Бүләкне республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Зеленодольск районы депутаты Радик Галәвиев «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнде.
Әйшә авыл җирлегенең элеккеге башлыгы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан, анда ул 2023 елның сентябрендә үз теләге белән киткән иде.
Бүген районыбыз делегациясе составында Радик Маннурович «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX съездында катнаша.
«Молодец, Радик Маннурович! Булдырасың!» – дип яза район башлыгы Михаил Афанасьев үзенең телеграм каналында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев